Чаллыда балалар бакчасына йөртүчеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар бакчасына йөртүчеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр

Кайсы балалар бакчасы?

Чаллының 117нче «Уенчык» балалар бакчасы хәйрия чараларында актив катнаша. Биредә тәрбиячеләр, ата-аналар, волонтерлар һәм балалар – барсы бергә махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыялар.
Иреклеләр эшчәнлеге – Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер юнәлеше. 
«Уенчык» коллективы тырышлыгы белән хәрби техникага резина сатып алынды һәм башка кирәк-яраклар җыелды. Балалар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә 23 февральгә рәсемнәр ясадылар, рәхмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган хатлар яздылар.
Җыелган ярдәмне СВО ветераннары шәһәр Советы ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратовка тапшырдылар. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы гуманитар ярдәм СВО «Своих не бросаем 16»

Нет комментариев