Чаллыда балалар өчен батырлык дәресе үткәрелде
Блокадникларга ипине норма белән генә бирүләре аларны аеруча тәэсирләндерде.
Чаллының 17нче китапханәсендә «Буйсынмас Ленинград» батырлык дәресе узды. Балаларга камалышта калган Ленинградта яшәүчеләрнең нинди авыр сынаулар аша үтүләре турында сөйләделәр. Ачлык, каты суыклар, заводларда ир-атлар белән бертигез эшләүче хатын-кызлар һәм балалар, совет солдатларының Ленинградны саклаулары… Балалар тын да алмый тыңлап утырдылар. Блокадникларга ипине норма белән генә бирүләре аларны аеруча тәэсирләндерде.
Нәрсә ул «Яшәү юлы», әлеге куркыныч чорда кешеләр бер-берсенә ничек ярдәм иткән – шул турыда да белделәр. Дәрес «Блокадада калган Ленинград тарихы» презентациясе, документаль видеохроника кадлары белән үрелеп барды.
Исегезгә төшерәбез, ел саен 27 январьда Россиядә Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.
17нче китапханә фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев