Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда банк картасы аркасында бер ир-атны хөкем итәчәкләр

Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Җирдә аунап ятучы кеше әйбере әле синеке дигән сүз түгел. Әмма 43 яшьлек ир-ат башкача фикердә була, күрәсең. Табып алган банк картасын ул рәхәтләнеп куллана. Шәһәр магазиннарына кереп, 6 мең сум бетереп чыга. Карта хуҗасы, SMS-белдерүләр килә башлагач кына, картасын югалтканын аңлап ала. Тизрәк хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Гаепләнүче эзенә бик тиз чыгалар. Ул моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Беркайда да эшләми. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Суд утырышы булачак. Ир-атка 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять