Чаллыда баш табиб кулга алынды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баш табиб кулга алынды

Аның гаебе нидә?

Яр Чаллы наркология диспансеры Рамил Сатдаров кулга алынды дип хәбәр итте Chelny-biz.ru электрон басмасы. 

Рамил Сатдаров вазифасыннан явызларча файдалану һәм эшкә үлгән кешеләрне «урнаштыру» юлы белән 4 млн сумга якын бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелә.

Аның өендә тентү үткәргәннәр. 

Рамил Сатдаровка 43 яшь, Чистайда туып-үскән. 2005 елда Казан Дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Республика наркология диспансерында табиб- психиатр һәм бүлек мөдире булып эшләгән. 2016 елда Чаллы наркология диспансеры баш табибы вазифаларына керешкән. 
 


криминал кулга алынды Сәламәтлек саклау чир

Нет комментариев