Мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 4 мең кеше мөрәҗәгать иткән.
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,14 процентны тәшкил итә. Россия һәм Татарстан күрсәткечләреннән түбәнрәк, ди мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова.
Мәгълүматлар базасында барлыгы 4,5 мең вакансия бар. Бер эшсезгә 11 вакансия туры килә. 75% – эшче һөнәрләре һәм квалификациясез хезмәт һөнәрләре өчен вакансияләр, 25% – белгечләр, хезмәткәрләр вакансияләре. Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә төрле сораулар буенча 8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 4 меңгә якыны эш эзләү максатыннан.
Нет комментариев