Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер исерек тәрәзәдән кереп фатир басты

Җитмәсә, өй хуҗасына пычак белән дә һөҗүм итте.

Хокук сакчылары “Тәрәзәләрегезне ачык тотмагыз!” дип кисәтә. Чаллыда бер карак тәрәзәнең ачык булуыннан файдаланып, фатирны басты. Бу вакытта өй хуҗасы йоклаган була. Карак өстәлдәге сумкадан 1800 сум акчаны урлый. Тавыштан хуҗа уянып китә. Тизрәк телефонга таба йөгерә. Мошенник аны куып тотып, өстәлдәге пычак белән аяк табанына кадый. Соңыннан пычакны муенына терәтә. Зыян күрүче каршылык күрсәтми башлый. Карак акчадан тыш, фатирдан 20 мең сумлык телевизорны да эләктереп чыгып китә. 

Әлеге факт буенча Чаллыда суд утырышы булды. Талау, ягъни башка кеше милкен урлау максаты белән һөҗүм итү маддәсе буенча ир-атны 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев