Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда берьюлы 170 гаиләгә яңа фатир бирделәр

Фатирлар мәгълүматларны тапшыру автомат системасы белән җиһазландырылган.

Чаллының 63нче микрорайонында 63/02 йортында социаль ипотека программасы буенча 170 гаилә яңа фатир бирделәр.

Биредә бюджет оешмалары һәм предприятиеләре, грант алган медицина хезмәткәрләре, шулай ук яшь гаиләләр яшәячәк. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Йорт 18 катлы һәм ул бер подъезддан тора. Яңа хуҗалар фатирларны тулысынча тора башларга әзер килеш алды. Бүлмәләр сантехника, электр плитәләре, төтен-янгын чыгуны искәртү датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләү һәм мәгълүматларны тапшыру автомат системасы белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш