Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инспекторлар Кама елгасының куркыныч өлешен атады

Кама елгасында боз ярыла башлады.

Татарстанда кайбер сулыкларда боз ярыла башлады. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Боз ярылуы Чаллы Кама сусаклагычының түбән өлешендә күзәтелә. Биредә боз калынлыгы 20 см-га кадәр. Үзәк тукталыш тирәсендә - 50-70 см. ГЭС бистәсендәге 10/70 йортына каршы Мәләкәс елгасында да 70 см-га кадәр. «Яхт клуб» көймә станциясендә һәм Табеев исемендәге шәһәр пляжындагы боз өсте калынлыгы - 40-70 см. 

"Татарстанның эре сулыкларында үзгәрешсез - тулаем боз.  Әмма тиз агучы елгаларда куркыныч урыннар барлыкка килә башлады. Күпер аслары кыш көне дә куркыныч, ә хәзер алар астында боз аеруча ышанычсыз. Шулай ук кече елгалар, инешләр зур елгага кушылган урыннар куркыныч", – ди коткаручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев