Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чегәннәрдә паротит ачыкланган

Әлеге авыру - йогышлы.

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә паротит, башкача свинка белән чирләгән бер төркем чегәннәрне дәваладылар. Табиблар әйтүенчә, әлеге чир күбрәк балаларда ачыкланган. 

Чегән халкы зур гаиләләр белән яши. Җитмәсә, Россия буенча күченеп йөриләр. Күптән онытылган инфекциянең кабат уянуына шул сәбәпче булгандыр, ди табиблар. Чирләүчеләрнең берсе дә паротитка каршы прививка ясатмаган. Аларның барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Паротит – кискен йогышлы авыру. Һава аша күчә. Әлеге чир вакытында колак яны бизләре шешә, авырта. Паротит менингит, пакреатит, орхит кебек куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Малайлар йоктырса хәтта ата булу мөмкинлегеннән мәхрүм калуы бар. Моннан тыш, кеше саңгырау калырга яисә шикәр чире белән авырый башларга мөмкин. 

Паротитны булдырмауның бердәнбер чарасы – вакцинация, ди табиблар. Бүгенге көндә кызамык (корь), кызылча (краснуха), эпидпаротитка каршы бер вакцина кадыйлар. Ул профилактик прививкаларның милли календаре буенча беренче тапкыр 12 айлык балага ясала. 6 яшендә ревакцинация үткәрәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев