Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чит ил номерлы машиналарны тикшерәчәкләр

Юлларда фаҗига булдырмау бурычы тора, ди инспекторлар.

ТР Дәүләт автоинспекциясе "Чит ил машина йөртүчесе" профилактик операциясе игълан итте. Аның кысаларында инспекторлар чит ил номерлы автомобильләрне туктатып тикшерәчәк. Бу йөк машиналарын да кагыла. Чит ил гражданнары рус телен һәм юл кагыйдәләрен начар белергә мөмкин. Юлларда фаҗига булдырмау бурычы тора, ди инспекторлар. Рейдлар март ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Мондый тикшерүләр "Крокус Сити Холл"да булган теракттан соң көчәйтелде. Исегезгә төшерәбез, концерт залына коралланып кергән территористларның Таҗикстаннан булуы ачыкланды. Теракт нәтиҗәсендә 139 кеше гомере өзелде, 182 кеше хастаханәгә озатылды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев