Чаллыда чыршылар сата башлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чыршылар сата башлыйлар

Яңа ел символын кайлардан алып була?

Чаллыда Яңа ел бәйрәменә чыршылар һәм наратларны 9 урында сатып алып булачак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчсе Фәрид Сәлаховның карары чыкты. 

Шәһәрдәшләр «Алан» базары янында – 2, «Яшьлек» проспектындагы «Эссен» сәүдә үзәге янында – бер урында, Мәскәү проспектында 53/21а йорты янында, 50нче бистәдә «Чаллы икмәге» кибете һәм «Антарес» сәүдә үзәге яныннан чыршы сатып ала алачаклар.

«Муравейник» сәүдә үзәгендә һәм Сарман трактындагы 17/08 йорты янында да чыршылар сатыла. 

Сәүдә ноктлары 14 декабрьдән эшли башлый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел бәйрәме Чыршылар сату

Нет комментариев