Чаллыда домофон мошенниклары йөри
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда домофон мошенниклары йөри

Алар 300 сумга ачкычлар сатып алырга тәкъдим итә.

Чаллы хокук сакчылары кисәтү белән чыкты. Алар домофоннар белән бәйле алдауның яңа төре турында хәбәр итте. 3нче комплекстагы подъездларда белдерүләр элеп чыкканнар. Анда тиздән домофоннар алыштырылачагы һәм 300 сумга ачкычлар сатылуы турында язылган. Ачкыч алырга теләүчеләр өчен сайт адресын күрсәтелгән. Полиция хезмәткәрләре бу мошенниклар эше генә ди. Домофон панельләрен идарә итү компаниясе түгел,  “Таттелеком” урнаштыра. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мошенниклар

Нет комментариев