Чаллыда «Домостроителей» җир асты кичүен капиталь төзекләндерәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Домостроителей» җир асты кичүен капиталь төзекләндерәчәкләр

Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Быел Чаллыда 6 җир асты юлларын капиталь төзекләндерәчәкләр. Исемлектә "Домостроителей" җир асты кичүе дә бар. Әле күптән түгел аның буенча социаль челтәрләрдә тавыш-гауга купты. Су басып, идән-түшәмнәре боз белән капланды. Үтмәле түгел иде. (Бу хакта без монда язып чыктык) 

Килеп чыккан проблемага Илья Зуев аңлатма бирде.

- Гидроизоляция юк. Ярыклар бар. Алар аша автомобиль юлларыннан су ага. Әлеге проблема "Автомобиль юллары предприятесе" контроле астында. Эрегән кар суларын һәрдаим суыртып торалар, - диде ул. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яз гөрләвек су

Нет комментариев