Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда экстерриториаль сайлаулар уза

Сайлау участоклары кичке 8 сәгатькә кадәр эшли.

10 сентябрьдә Донецк халык республикасында беренче чакырылыш депутатлар сайлау була. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда экстерриториаль сайлаулар уза. 

Республиканың Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә 4 сайлау участогы булдырылды. Алар 2-4 сентябрьдә эшли. 

Чаллыда бүген «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы сайлау участогы иртәнге сигездә ачылды. Анда Донецк һәм Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнары власть органнары депутатлар өчен алдан тавыш бирә. «Жемчужина» санаториенда яшәүчеләрне участокка автобус белән алып килгәннәр. 
«Без, Россия белән бергә тыныч тормышта яшәү өчен тавыш бирдек. РФ, Татарстан, Чаллы җитәкчеләренә безгә сайлауда катнашу, алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт», – диләр сайлаучылар. 

Моннан тыш, эштә булган гражданнар өчен «Жемчужина» санаториенда тавыш бирү мөмкинлеге дә тудырыла.
Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы Сайлау участогы кичке сәгать 8гә кадәр эшли. 

Иртәгә, 3 сентябрьдә Академик Рубаненко урамы 6 нчы йорт буенча урнашкан «Камазжилбыт» кунакханәсендә тавыш биреп булачак. 

Участоклар гадәттәгечә гражданнарны иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы