Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда электр щитларына рәсем төшерә башладылар

Чиратта кайсысы микән?

Урамда - салкын көз, күңелдә - һәрвакыт җәй. 32 комплекста яшәүчеләр өчен “Автомобиль юллары предприятиесе” җитәкчесе Марат Анисимов һәм граффити остасы Марат Билялов үзенчәлекле бүләк ясарга булды. Электр щитына җәйге табигать күренешен төшерергә булды алар. Искәртергә кирәк, быел 32 комплекста  "Безнең ишегалды" республикакүләм проекты кысаларында төзекләндерү эшләре барды.


“Халыкка бик тә ошый. Үзем дә тәрәзәдән карап сокланып торам. Бу матурлыкны ике рәссам булдырды. Әле кичә генә эшләрен төгәлләделәр. Вандаллар килеп өстеннән бозып китмәсеннәр дип кенә борчылам”, – дип уртаклашты “32 нче комплекс” җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Фирдәүсә Миндубаева. 

Бу әле беренче тәҗрибә. Халыкка ошаса, башка комплекстларда да барлыкка килүе ихтимал, дигән рәссамнар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды