Чаллыда эшче өченче каттан егылып төшеп үлде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшче өченче каттан егылып төшеп үлде

Торбалар сәбәпче.

Чаллыда аянычлы рәвештә эшче гомере өзелде. Торбаларны сүткәндә кинәт су бәреп чыга һам ир-атны тәрәзәгә таба ташлый. Тәрәзә чыдамый - эшче өченче каттан (5-6 метр) егылып төшә һәм алган җәрәхәтләреннән урында җан бирә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаять эше кузгатылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев