Чаллыда этләрне ярыштырачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда этләрне ярыштырачаклар

Беренче тапкыр уза.

Быел Чаллыда беренче тапкыр  этләр арасында «Камский берег – 2023» ярышлары үткәрелә. Анда спортчылар теләсә нинди токымлы этләр белән катнаша ала. 

Ярышлар 4-5 февральдә Яр буе паркында була. Этле спортчылар чаңгыларда һәм чаналарда 3 мең һәм 5 мең метрлы дистанцияләрдә узышалар.  Чанага 1-6 эт җигәргә мөмкин. 
Ярышлардагы этләрнең хуҗаларына  12 яшьтән  ким булмаска тиеш. 

Чаңгыда ярышучы этләр 1,5 яшьтән зуррак, ә чаналы спринттагыларына 15 айдан ким булмаска тиеш. 
6-11 яшьлек балалар арасында 300 метрлы дистанциядә ярышлар була. 

Катнашу өчен гаризаларны 29 январьгә кадәр ярышларның контакттагы битенә кереп теркәлергә кирәк. 
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


закон о спорте балалар ярышлар этләр

Нет комментариев