Чаллыда фаҗига: 30 яшьлек җәяүлене машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фаҗига: 30 яшьлек җәяүлене машина бәрдерде

Зыян күрүче ярты көн комада яткач, җан бирде.

М.Җәлил проспектында сәгать 23:00дә ВАЗ-2114 машинасы 30 яшьлек җәяүлене бәрдерде. Ул юлны светофор урнаштырылган җирдән чыккан була. Хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алды. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаттылар. Ярты көн комада ятканнан соң, бүген иртәнге сәгать 5:20 ул җан бирде. 

ВАЗ-2114 машинасы хуҗасына 19 яшь. Руль артына утыруына нибары 1 ел. Шул вакыт эчендә ул юл кагыйдәләрен бозып, 13 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Юл һәлакәте сәбәпләре ачыклана. 

Фотолар Чаллы юл инспекциясенеж пропаганда бүлегеннән алынды


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев