Чаллыда Фамиль, Маркус исемле малайлар бар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Фамиль, Маркус исемле малайлар бар

Тагын нинди исемнәр популяр?

Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипов әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә иң популяр исемнәр София (69) һәм Әмир (89) булган. Икенче урында –  Ясминә (63)  һәм Тимур (76) , өченче урында  Әмин (61) һәм Марк (52). 

500гә якын балага (240 малай һәм  227 кыз) сирәк исемнәр кушылган. Мәсәлән Ренат белән Ландыш кызларына, үз исемнәренең беренче иҗекләрен кушып, Релан исеме биргәннәр. 

Автокалада шулай ук Ава, Иветта, Сальма, Млада, Русалина, Федерика исемле кызлар, Азаль, Дориан,  Драгомир, Ливан, Маркус, Саваш, Фамиль исемле малайлар да бар. 

2023 ел белән чагыштырганда узган елда исемнәрен алыштыручылар саны 25%ка арткан. Юлия Ева, Ксения Сюзана, Иван Герман, Әмир Раким булган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы яңа туган бала

Нет комментариев