Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды

Барлыгы 400дән артык кеше катнашты.

Чаллыда узган гомумшәһәр өмәсендә 400дән артык кеше катнашты. Алар территорияләрне чүп-чардан арындырдылар, агачлар, куаклар утырттылар. Өмәдән җитәкчеләр дә читтә калмады.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, хезмәттәшләре, медицина көллияте студентлары һәм «Яшь гвардия» вәкилләре белән бергә ГЭС бистәсендәге ял паркында агач утыртты. Биредә агачлар саны 350гә артты. 

Шәһәр хакимияте хезмәткәрләре проспектларны чистартты. Башкарма комитет аппараты бу көнне Тынычлык проспектының Беляев проспектына кадәрге өлешен яфраклардан һәм чүп-чардан арындырды. Үзәк район хакимияте дә Тынычлык проспектын чистартты.  

Комсомол районы хезмәткәрләре «Комсомольский» скверын, С.П. Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре Орловка бистәснедә һәлак булганнар геройлар һәйкәле янын тәртипкә китерделәр. 

Чаллы ТЭЦы белән  2нче балалар поликлиникасы коллективлары Мәскәү проспектындагы газоннарны чистарттылар. 
«Волгопромгаз» коллективы Хәсән Туфан проспектын, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге «Профит» компаниясе хезмәткәрләре Сидоровский паркын чистартты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә