Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче 1,5 млн сумын югалтты

Ул акчасын инвестиция компаниясенә салган була.

Социаль челтәрләр җиңел акча эшләү ысуллары турында белдерүләр белән тулган. Шуларның берсе 47 яшьлек шәһәрдәштә кызыксыну уята. Бераздан үзләрен  инвестиция компаниясе белгечләре итеп таныштырган билгесез кешеләр шалтырата башлый. Аңа акчаны арттыру серләре турында сөйлиләр, счёт ачарга ярдәм итәләр. Хатын-кыз счётка 10 мең сумнан азрак акча сала. Бер атнадан 50 мең сумга якын салдыра. Мондый уңышка ул үзе дә шакката. Счётка тагын да күбрәк акча салырга тели. Төрле банклардан 1 млн 500 мең сум кредит алып, шул счётка күчерә. Счёт блокировкага куела. Инвестиция “белгечләре” проблеманы хәл итү өчен өстәмә 170 мең сум сорый. Әмма акча җибәргәч тә, счёт ачылмый. 

Хатын-кыздан тагын 1 млн 500 мең сум сорыйлар. Ризалашмагач, мошенниклар аны куркыта, яный башлый. Зыян күргән хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Мошенникларга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Хокук сакчылары сак булырга чакыра! Брокерлык счётларын компаниянең үзенә барып яисә банк аша гына ачарга кирәк. Интернет аша җибәрелгән сылтамалар аша гадәттә мошенниклар эш итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар