Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче әби аянычлы хәлгә юлыкты

Ул 500 мең сумын югалтты.

Көпә-көндез әбигә елап бер кыз шалтырата. “Әни, авариягә эләктем. Кешенең машинасын бәрдердем”, - дип сөйли ул. Әби кеше аның тавышын үз кызыныкына охшата. Исеме белән эндәшеп, тынычландырмакчы була. Шул мизгелдә телефон трубкасын башка мошенник ала. Үзен ул Тикшерү комитеты хезмәткәре итеп таныштыра. Хәлне зурга җибәрмәү өчен акча кирәклеге турында әйтә. Әби җыйган 500 мең сумын бирергә ризалаша. Күп тә үтми акча артыннан курьер килеп җитә. Алданган пенсионерга "ялган" кызы тагын шалтырата. Бу юлы ул акча өчен рәхмәтен җиткерә.  

Бераздан әби үз кызының номерын җыяга була. Кызы бернинди дә авариягә юлыкмаганын әйтә. Шул вакытта гына пенсионер мошенниклар капканына эләккәнен аңлый. Полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. 

Хокук сакчылары курьерның эзенә чыга. Ул - 20 яшьлек Түбән Кама егете. Беркайда да эшләми. Курьер эшен ул интернет челтәреннән табуын әйтә. Акчаларны  билгеле бер счётка җибәрә торган була. Үзенә процентлар алып кала. 

Әлеге егет Минзәләдә яшәүче 84 яшьлек әбине дә акчасыз калдырган. Шундый ук алдау схемасы кулланылган. 

Хәзер егеткә карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар