Кортик хәзер хокук сакчыларында.
Чаллыда яшәүче суд бинасына кортик (адмирал, генерал һәм офицерлар тагып йөри торган кыска саплы хәнҗәр, салкын корал) белән үтмәкче булган. Тикшерү пунктында аңа кесәсеннән металл әйберләрне өстәлгә чыгарып салырга кушканнар. Ул сумкасындагы салкын коралны чыгармаган. Оныттым, дип акланган.
Суд матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге кортикта нацист символикасы төшерелгән. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Чаллы судының матбугат хезмәте фотосы
Нет комментариев