Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хоккейга билетларны мошенниклардан сатып алган

2 билетка ул 10 мең сум түләгән.

Ак Барс һәм ЦСКА хоккей командаларының финал уенын карарга теләүчеләр күп булды. Билетларны хәтта чират торып алдылар. Кемдер сайттан гына эләктерде. Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ханым да Гагарин Кубогына финалны Интернет челтәреннән алырга була. 10 мең сумга 2 билет ала. Тик чек та, электрон билетлар да аңа җибәрмиләр. Аптырашта калган җанатар сайт администраторына язып карый. Нәтиҗәсез - ул бөтенләй эшләми башлый. Шул вакытта гына шәһәрдәш акчасын мошенникларга күчергәнен аңлый. Полиция хезмәткәрләре зыян күргән хатын-кыз гаризасы буенча җинаять эше кузгатты. Мошенникларга 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей