Чаллыда яшәүчеләргә автомобиль бүләк иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләргә автомобиль бүләк иттеләр

Мондый бүләкләр 7 елга бер тапкыр тапшырыла.

4 шәһәрдәшебез өр-яңа машинага ия булды. Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге производствода зыян күргән кешеләргә автомобильләр бүләк итте. 
Мондый зур бүләк 7 елга 1 тапкыр сәламәтлегенә нык зыян салынган гражданнарга бирелә. Машиналарны хуҗасына яраклаштырып, идарә итүдә уңайлы итеп ясыйлар. Проектның максаты - авыр хәлдә калган кешеләргә уңайлыклар тудыру, социаль реабилитацияләү, алар алдында яңа мөмкинлекләр ачу.

Республика буенча барлыгы 33 кешегә машина ачкычлары тапшырдылар. Яшьләре 34тән 76га кадәр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бүләкләү

Нет комментариев