Чаллыда Яшьләр көне ничек уза?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яшьләр көне ничек уза?

Ләйсән Видинеева яшьләр көне программасы белән таныштырды.

Яшьләр идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева яшьлә көне программасы белән таныштырды. 
Чаллыда 140 мең егет-кыз төрле тармакларда хезмәт куя. Чаллы яшьләре шәһәр тормышында актив катнаша. Алар грант акчасына төрле кызыклы һәм файдалы чаралар оештыралар. Быел Чаллы яшьләре 7,5 млн сумлык 9 грант отканнар. 
28 июньдә егет-кызлар  өчен бәйрәм оештырыла. Традиция буенча бәйрәм чаралары Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан Мәйданга кадәр дәвам итә. Быел ул  «Ватанны саклаучылар елында Чаллы яшьләре» һәм «Чаллыга – 400 ел»  шигаре астында уза.
16 сәгатьтә «Яшьләр кварталы» дип исемләнгән 10нан артык интерактив мәйданчык эшли башлый. Оештыручылар «Все свои» квартирнигы; «Молодёжный маркет», «Мой М.И.Р.» рок фестивале һәм башка чаралар тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышандыралар.   

Быел грант кысаларында «Зорица» фолк-фестивале уза. Шәһәрдәшләргә варган уен коралында уйнау буенча мастер-класс күрсәтелә. 
Мәктәп балалары өчен Беренчеләр хәрәкәте мәйданында «2025 ел Беренчеләре Кубогы»на квиз уза. Шул ук көнне алар тантаналы төстә  Беренчеләр хәрәкәтенә кабул ителә. 

«Кадерлеләр һәм яратканнары» шатерында исә әти-әниләр балалары белән бергә мастер классларда катнаша алалар. Шулай ук велоспорт, самокатлар, беговеллар фестивале  дә була. 

Предприятие һәм оешмалар «Работай в Челнах» акциясе оештыра. Мәйданчыкта телевизор, кер юу машинасы җыю буенча мастер класс үткәрелә. Кешеләр үзләрен буяучы буларак һәм «КАМАЗ җый» дип исемләнгән уенда үзләрен сыный алачаклар. 

«ЯR-Арт» мәйданында шәһәрдәшләргә керамик клитка ясау мөмкинлеге бирелә. «Автозвук» мәйданында республикадан 30дан артык машина катнаша. Ә автомототехника күргәзмәсендә 100дән артык техниканы карап булачак. 

17 сәгатьтә мәйданда театральләшкән тамаша башлана.  Быел яшьләр көнендә Janaga – музыкант  Геворг Агаджанян чыгыш ясый. Аннары егет-кызлар өчен дискотека оештырла.  

Чаллы мэры Наил Мәһдиев киңәшмәдә: «Чаллы яшьләре мөстәкыйль һәм актив. Бәйрәмне алар үзләре оештыра. Без комачауламыйча аларга ярдәм итәргә тиеш», – диде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бәйрәмнәр яшьләр көне Магдеев

Нет комментариев