Чаллыда яшьләр мопед белән авариягә очрады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләр мопед белән авариягә очрады

Егет белән кызны БСМПга озаттылар.

"Бумажниклар" тукталышы янында яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Мопедта баручы кыз белән егетне  чит ил машинасында пенсионер ир-ат бәрдерде. Инспекторлар әйтүенчә, ул төп юлга дублёр юлдан килеп чыга. 15 яшьлек мопед йөртүче егет һәм аның 16 яшьлек пассажиры БСМПга озатылды. Алар исән-имин - өйләренә җибәрелде.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев