Чаллыда яшүче 2 млн сумнан артык акчасын мошенникларга биргән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүче 2 млн сумнан артык акчасын мошенникларга биргән

Аны алдаучылар үзләрен салым инспекциясе хезмәткәрләре дип таныштырган.

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек ир-атка 30 июньнән 20 июльгә кадәр ялган салым инспекциясе хезмәткәрләре шалтырата. Аңа акчасын куркынычсыз урынга күчерергә киңәш итәләр. Ир-ат аларга ышанып криптовалюта алмаштыру пунктын файдаланырга була. 2 535 000 сум акчасын үзенең электрон акча янчыгына җибәрә. Бу сумманың бер млн 185 меңен кредитка, бер млн 90 меңен заемга алган була. Калганы үз акчасы.
Берникадәр вакыт узгач ир-атның электрон кошелогыннан акчалары юкка чыга.
Ул полициягә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев