Чаллыда яшүсмер мошенникларга акча күчергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмер мошенникларга акча күчергән

Җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда бер яшүсмер өйдә берүзе генә калгач социаль челтәрләрдәге белдерү аша кунакка кыз чакырмакчы булган. 
Телефон номеры аша әлеге хезмәтне белешкән һәм 15 мең сум акча күчергән. Әмма акчаны алган «кунак» аңа җавап бирмәгән.
Шуннан соң яшүсмер үзенең мошенникларга эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында яшүсемргә Россиянең төрле төбәкләрендә теркәлгән телефоннардан шалтыратулары ачыкланган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев