Чаллыда игезәк балалары туган өч гаилә ана сертификаты алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда игезәк балалары туган өч гаилә ана сертификаты алды

Аны мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тапшырды.

Чаллыда ана капиталы сертификатын тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә әлеге мөһим документны игезәк сабыйлары туган гаиләләргә тапшырдылар.

Чаллы шәһәре мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина гаиләләргә изге теләкләрен юллады. 

Сертификатларны Камилә һәм Айдар Нотфуллиннар, Галина һәм Нияз Зиннәтуллиннар, Айзилә һәм Алмаз Ибраһимовлар гаиләсе алды.

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы

Нет комментариев