Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике хәрбине соңгы юлга озаттылар+фотолар

Икесе дә контракт буенча хезмәт иткәннәр.

Бүген ярты миллионлы Чаллыда зур кайгы. Шәһәрдәшләр үз теләге белән махсус операциягә киткән ике якташыбыз белән хушлаштылар. Матәм чараларында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашып, мәрхүмнәрнең гаиләләренең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашты. 
42 яшьлек сержант Радик Салихов һәм 34 яшьлек ефрейтор Руслан Газизов контракт буенча махсус операциягә киткәннәр. Радик Салихов 1979 елның 8 декабрендә туган.  Чаллының 114 урта һөнәри белем училищесын тәмамлаган.  1997 -  2000 елларда илебезнең кораллы көчләрендә хезмәт иткән. РФ Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 2022 елның сентябрендә махсус  операциядә өлкән укчы булган. 
1987 елгы Руслан Газизов 57нче һөнәр училищесен тәмамлаган. 2007-2008 елларда хәрби бурычын үтәп, ефрейтор дәрәҗәсенә ирешкән. Контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Өлкән укчы булган. Аның әти-әнисе, кызы һәм улы Чаллыда яши. 
ТР Президенты исеменнән –ТР Икътисад министры Олег Коробченко, шәһәр халкы  исеменнән Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләренең  гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашты. Алар газизләрен югалткан әти-әниләренә, туганнарына, гаиләләренә кайгыны җиңәрлек сабырлык һәм түземлек теләделәр. 
Радик Наил улын –  Чаллыда, ә Руслан Васил улын Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында  җирләделәр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов Руслан Газизов гаиләсенең кайгысын уртаклашты. 
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига Украина махсус операция

2
X