Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иминлек каешларын тикшерәләр

Иминлек каешын эләктермәгән 8193 кешегә административ материал төзелгән..

31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Иминлек каешы” профилактик чарасы үтә. Чаллыда ел башыннан бүгенге көнгә кадәр машинада барганда куркынычсызлык чарасын күрмәгән 8193 кешегә административ материал төзелде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка,  арткы утыргычларда баручыларныкын  25 процентка киметә. Юл читенә әйләнгән вакытта исән калу ихтималлылыгын  5 тапкырга арттыра. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз”, – ди ЮХИДИ инспекторлары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция