Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң заманча әбине ачыкладылар

Әбиләр җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын да сынады.

Чаллының «Эврика» мәдәният сараенда әниләр көне уңаеннан, гаиләдә әбиләрнең абруен күтәрү максатыннан, «Минем әбием» шәһәркүләм бәйгесе узды. 
Чара барышында катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, оныклары белән бергә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Әбиләребез җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын да сынады. 

Шунысы куанычлы:  барысы да оныклары белән туган телебездә сөйләшәләр. Аларда  хезмәткә, милли моңнарга, ислам диненә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар. «Оныкларыбыз безнең догачыларыбыз булырга тиеш», – ди бәйгедә катнашучы Гөлсәрия Шәфыйкова. 

Конкурсантларга Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. 
Миңнефәйрүзә Камалетдинова – «Иң тыйнак әби», Клара Хөсәенова – «Милли традицияләрне саклаучы әби», газетабызның дусты, «Рәхмәт» кибете хуҗасы Алсу Рәхмәтуллина – «Иң заманча әби», Гөлсәрия Шәфыйкова – «Иң оста куллы әби» исемнәренә лаек булып, диломнар белән бүләкләнделәр. 

Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов әбиләргә Чаллы татар дәүләт драма театрына билетлар да бүләк итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс