Чаллыда  җиңел машина самокатта барган баланы бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җиңел машина самокатта барган баланы бәрдергән

Имгәнгән баланы медицина учреждениесенә китергәннәр

Яр Чаллы проспектындагы 51 нче йорт ишегалдында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе җиде яшьлек баланы бәрдергән. Авария 9нчы октябрьдә булган, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән баланы медицина учреждениесенә китергәннәр, тикшергәннән соң ул өенә кайтарып җибәрелгән.

«Һәлакәттә гаепле булучыны административ тикшерү барышында ачыклаячаклар», – дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясендә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев