Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсенең А корпусы ачылды

Бинага капиталь ремонт үткәрү өчен 2 млрд сум акча сарыф ителде.

Бүген Чаллыда капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсенең А корпусын ачтылар. Әлеге истәлекле чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. “Республикада мондый дәвалау учреждениесенең булганы юк иде әле”, - дип белдерде ул журналистларга яңартылган бина белән танышканда. 

30 мең кв метр мәйданга ия бинаның бүгенге көнгә 25е кв метры файдалануга тапшырылды. Хастаханә Чаллыдан тыш Татарстанның 17 районына ягъни 1миллион 300 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Көйчәйтелгән лаборатория комплексы, дистанцион консультация үткәрү мөмкинлеге, заманча конференц зал да булдырылган. Киләчәктә Г блогында мельцер бокслары урнаштырылачак. Анда инфекция таралмасын өчен табиб йогышлы авыруларны аерым кабул итәчәк. 

Чаллы табибы,ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да төзекләндерү эшләренең югары сыйфатлы итеп башкарылуын билгеләп үтте.

Белешмә өчен: Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе 1985нче елда тулысынча төзелеп, файдалануга тапшырыла. Ул вакытта да ул илдәге иң зур учреждениеләрнең берсе була. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев