Чаллыда бер ир-ат 8нче каттан егылып төшеп үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат 8нче каттан егылып төшеп үлгән

Сәбәбе тикшерү барышында ачыкланырга тиеш.

Әлеге бәхетсезлек очрагы яңа шәһәрнең 52нче бистәсендә була. 24 ноябрь төнендә биредә, торак йортларның берсе янында, 26 яшьлек ир-ат мәетенә тап булалалар.  Полиция хезмәткәрләре аның 8нче каттан егылып төшкәнен ачыклыйлар. Ул ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче үлә. Әлегә фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев