Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-атны банк картасы өчен хөкем иттеләр

Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Җирдә яткан кеше әйбере әле синеке дигән сүз түгел. Әмма 43 яшьлек ир-ат башкача фикердә була, күрәсең. Урамда табып алган банк картасын ул рәхәтләнеп кулланырга карар кыла. Шәһәр кибетләренә кереп, 6 мең сумлык товар ала. Карта хуҗасы, SMS-белдерүләр килә башлагач кына, эшнең нидә икәнен төшенә һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Гаепләнүче эзенә бик тиз чыгалар. Ул моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Беркайда да эшләми. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Суд утырышы булачак. Ир-атка 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд