Чаллыда исерек машина йөртүче авария китереп чыгарды
20 яшьлек егет БСМПда.
Чаллының Придорожная урамында «Лада Приора» белән «Лада Ларгус» машиналары бәрелеште. 51 яшьлек «Приора» хуҗасы Аэродромная урамыннан сулга борылганда «Ларгус» машинасына юл бирми. Авария нәтиҗәсендә «Ларгус» руль артында утыручы 20 яшьлек егет тән җәрәхәтләре белән БСМПга озатыла. Инспекторлар әйтүенчә, «Приора» машинасы хуҗасы исерек булган.
Фотолар Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев