Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Адымнар» гимназиясе хезмәткәрен машина бәрдереп үтерде

Фаҗига иртәнге якта Чулман проспектында булды.

Чаллыда велосипедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Hyundai Elantra машинасы 35 яшьлек велосипедчыны бәрдерде. Автомобиль Чулман проспектыннан Вахитов проспектына таба урта полосадан хәрәкәт иткән була. Шул вакытта уң яктан барган велосипедчы җәяүлеләр юлына барып җиткәнче, юлны диагональ буенча кисәргә тели. Әмма өлгерә алмый, машина астына эләгә. Ир-ат авариядә алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең реанимация бүлегендә җан бирә. Аның 59нчы "Адымнар" гимназиясендә баш инженер булып эшләве билгеле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте үлем-китем