Чаллыда юллардагы чокыр-чакырларны ямый башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юллардагы чокыр-чакырларны ямый башладылар

Бүгенге көндә барлыгы 300 кв метр мәйданда эш башкарылды.

7 мартта шәһәр юлларындагы чокырларны ямый башладылар. «Бу эшләр төнлә башкарыла. Бүгенге көндә барлыгы 300 кв метр мәйданда эш башкарылды. Беренче чиратта авария хәлендәге чокырлар тәртипкә китерелә. Машиностроительная урамы төзекләндерелде», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ремонт

Нет комментариев