Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде

Гидравлик сынау дәвам итә.


15 августта җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның 6нчы этабы башланды.

Яңа шәһәрнең  201 йортында кайнар су бирү туктатылды.

«ТАТЭНЕРГО» АҖ филиалы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  бүген 23 йортка кайнар су бирелде. 20,21, 23нче комплексларда яшәүчеләр кайнар сулы булды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак коммуналь хуҗалык кайнар су

Нет комментариев