Чаллыда кайбер йортларга җылы суны иртәрәк бирәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер йортларга җылы суны иртәрәк бирәләр

Шәһәрдә барлыгы 309 йорт кайнар сусыз калган иде.

Чаллыда гидравлик сынауларның 2нче этабы бара. Ул 14 июньдә башланды һәм ай азагына кадәр дәвам итәчәк. Әмма кайбер йортларга кайнар суны иртәрәк җибәрә башладылар. Бу хакта «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Бу 12 комплекс (12/30, 5, 6, 8 йортларыннан тыш),13, 14 комплекслар (14/22А йортыннан тыш), 33, 34, 35, өлешчә 38, 39, 40, 41 комплекслардагы йортларга кагыла. Кайнар су “Чаллы яр” микрорайонының Икенче яр буенда урнашкан йортларга да бирелде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев