Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Каз өмәсе» гөрләде - фотолар

Иң кыйммәтле казны кем алды?

«Энергетик» мәдәният сараенда халкыбызның борынгыдан килгән иң матур бәйрәмнәренең берсе «Каз өмәсе» гөрләп узды. Аны тамаша кылырга шәһәрдәшләребез зал тутырып килгән иде. Бәйрәмне милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне саклуны үзенең төп бурычы итеп куйган «Эврика» мәдәният үзәге коллективы оештырды. 

Милли киемнәр кигән үзәк директоры Ландыш Галиева кунакларны фойедан каршы алды. «Театраль тамашага ныклап әзерләндек», – диде ул.  Фойеда казларга багышланган күргәзмә оештырылган. Казлар белән балалар да, өлкәннәр дә фотога төште.  Мастер- классларда май канаты ясадылар...

Аннары бәйрәм мәдәният сараеның сәхнәсенә күчте. Режиссер Зөләйха Минһаҗева куйган театраль тамаша үзебезчә милли орнаментлар белән бизәлгән татар өендә үтте. Уңган хатыннар: Сәрия Нәбиуллина, Нурсания Кашапова, Инзилә Сәлимова һәм башкалар җырлый-җырлый казлар «йолктылар». Өмә матур җырлар һәм уеннар белән үрелеп барды. 

Җитез, уңган кызлар токмач кисүдә, канат бәйләүдә көч сынаштылар. Барысы да булдырды һәм бүләк алып китте. 
Бәйрәмне халкыбыз мәхәббәтен яулаган Сәрия Нәбиуллина, Инзилә Сәлимова, Илшат Хәмәдиев, Гөлдания Хәйруллиналар матур җырлары белән бизәделәр. Гөлдания ханым белән Сәрия ханым җырлаганда тамашачылар рәхәтләнеп биеделәр. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев Илсур Шиһаповның «Туган нигез» дигән җырын үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Нурсания Кашапова белән Фәнилә Салихованың гармунда уйнап җырлавын гадәттәгечә яратты тамашачы. Халык арасыннан чыккан талантларга кушылып җырладылар, биеделәр. Тагын бер талант – Равилә Саримованың җырлавын да үз итте тамашачы. 

Өмәдә аукционда каз да сатылды. «Яңа елны казсыз каршылап булмый. 3000 сумга алдым. Казны бик чиста эшкәрткәннәр, симез», – диде Наилә Минаева. 
– Чаллыда «Каз өмәсе» гөрләп үтте. Интерактив уеннар, мастер-класслар, җырлы-биюле тамаша барыбызның да күңеленә хуш килде. – дип бәяләде «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмгыятенең Чаллы бүлеге җитәкчесе,  шәһәр Советы депутаты, 84нче лицей директоры Фирдүсә Әюпова. – Бирегә килгән яшьләр әлеге йоланың нечкәлекләре, казны ничек кулланып булуы турында күп мәгълүмат алып киттеләр. 

«Бәйрәм бик күңелле булды, матур итеп оештырганнар. Барсына да рәхмәт. Өмәдән бүләк – май канаты алып кайтам», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Шәргия Фатиева. 
Җырлы-биюле бәйрәм бер сулышта узып китте. Тамашачылар аннан канәгать булып өйләренә таралыштылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

14

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу милли бәйрәмнәр