Чаллыда Казан кунагын кулга алдылар
Ул телевизор урлауда гаепләнә.
38 яшьлек Казан кешесе Чаллыга кунакка килә. Арендага фатир ала һәм көнкүреш техникасына күзе төшә. Ир-ат 50 мең сумлык телевизорны ломбардка илтеп тапшыра. Акчаны үзенә кирәк-яраклар алуга тота. Фатир хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чара күрми.
Кулга алынган ир-атның наркотик кулланганы ачыклана. Ул моңарчы да наркотиклар белән тотылып һәм "хулиганлык", "талау", "кыйнау һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян салу" маддәләре буенча хөкем ителгән булган. Бу юлы җинаять эшен “урлау” маддәсе буенча кузгаттылар.
Фото freepik.com сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев