Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кемнәргә җылылык өчен субсидия тиеш?

Бу хакта социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина сөйләде.

Торак-коммуналь хезмәтләр түләүгә 2 төрле субсидия бар. Берсе ташламага ия булучы гражданнар өчен каралган. Әлеге категориягә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән, дәүләт бүләкләренә ия булган шәһәрдәшләр керә. Бу төр субсидия керем күләменә бәйле түгел. 

Ташламага ия булган Чаллы халкына бер тапкыр социаль яклау идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшәү урынын үзгәртмәсә, фатирына беркем теркәлмәсә яки пропискадан чыкмаса, шул бер тапкыр идарәгә барып кайту җитә. Субсидия банк счётына автомат рәвештә исәпләнә башлый. 

-    ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да гариза калдырып була. Шулай ук ГЭС бистәсенең 4/2-2 һәм Яңа шәһәрнең  17/11 йортларында урнашкан материаль ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итә алалар. Үзең белән паспорт һәм банк счёты гына булырга тиеш, - дип сөйләде Ирина Скрябина. 

Субсидиянең икенче төре аз керемле гаиләләр өчен каралган. Бу субсидия керемнең 21 проценттан артык өлеше коммуналь хуҗалык өчен түләүгә тотылган очракта түләнелә. Шунысы бар –  6 ай саен документлар җыеп тапшырырга кирәк.  

-    Элегрәк гариза язган айдан алда килүче 6 ай өчен керемнәр белешмәсе (справка) кирәк иде. Хәзер таләпләр бераз үзгәрде. Әйтик, 2023 елның гыйнварында гариза язучы узган елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр керемнәр турында белешмә тапшырырга тиеш. Субсидия 6 айга исәпләнә, - ди Ирина Скрябина. 

Субсидия бер айга соңарып биреләчәк. Мәсәлән, декабрь өчен субсидия 20 гыйнварьдан соң гына күчәчәк, ягъни февраль квитанциясендә чагылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия