Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көнчел ир-ат элекке хатынының яңа ирен үтерүдә гаепләнә

Фаҗига 5 ноябрьдә булды.

43 яшьлек исерек ир-ат элекке тормыш иптәшенә шалтырата. Сөембикә проспектындагы йортларның берсендә очрашырга тәкъдим итә. Хатын-кыз килә. Әмма яңа мәхәббәте, 42 яшьлек ир-ат белән. Нәтиҗәдә, тавыш-гауга чыгып китә. Исерек ир-ат үзе белән ике пычак алган була. Күп тә уйламый ул көндәшенә ташлана. Берничә тапкыр пычак белән кадый. Зыян күргән ир-ат көчкә өенә кайтып җитә. Кызганыч, аңа ярдәм итәргә өлгермиләр - гомере өзелә.

ТР Тикшерү комитеты җитәчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерүенчә, кеше үтерүдә гаепләнүче кулга алынды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре бара, фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять