Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көнчел ир-ат сөяркәсенә пычак белән һөҗүм итте

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Көнчел ир-ат аркасында 48 яшьлек хатын-кыз 2 тапкыр хастаханәгә эләкте.

Вакыйга шулайрак була. 47 яшьлек ир-ат Вахитов урамында урнашкан йортка, сөяркәсе янына килә. Икесе исерткеч эчемлекләр кулланалар. Берзаман араларында конфликт килеп чыга. Ир-ат, ватылган тәрәзә рамасы белән сугып, сөяркәсенең умрау сөяген сындыра. Үзе үк аны хастаханәгә озата. Анда хатын-кыз табибларга имгәнү сәбәбен әйтми. Саксызлык аркасында егылдым дип, гаепне үз өстенә ала. Кайткач әлеге пар тагын исерткеч эчемлекләр куллана. Тик мәхәббәт хисе иртәнгә сүрелә. Хуҗабикә ир-атның китүен таләп итә башлый. Бу, әлбәттә, ир-атның ачуын гына чыгара. Күп тә уйламый ул сөйгәненең муенына пычак белән кадый. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул үз гаебен таныды дип белдерә ТР тикшерү комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять