Хушлашу иртәгә...
Чаллыда җиңел атлетика буенча тренер, чаңгы ярышлары буенча спорт мастеры Виктор Пермитин вафат булды. Аңа 83 яшь иде.
Виктор Александровичның стажы 47 ел. Шул еллар эчендә ул күп спортчылар тәрбияләде. Аның укучылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яуладылар.
Улы Константин, оныгы Василий да спортчылар, җиңел атлетика буенча тренерлар.
Виктор Пермитин белән хушлашу 25 мартта 9 сәгать 50 минутта Боровецк чиркәве часовнясында була.
Нет комментариев