Чаллыда күршесенә пычак белән кадаган хатын-кызны хөкем итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күршесенә пычак белән кадаган хатын-кызны хөкем итәчәкләр

Ул моңарчы да хөкем ителгән булган.

ТР Тикшерү комитеты Чаллыда яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Эш судка җибәрелде. Хатын-кыз күршесен үтерергә теләүдә гаепләнә. 

Май аенда ул салмыш баштан 68 яшьлек күршесе белән талаша. Соңыннан аны кыйнап эченә пычак белән кадый. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Хатын-кызны кулга алалар. Ул моңарчы да берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев