Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 69нчы мәктәпнең директоры вафат булды

Аңа 63 яшь иде.

Шәһәребез зур югалту кичерә. 69нчы физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбе директоры Габдрәүф Габдулхак улы арабыздан китеп барды. Аның сыман киң күңелле, тырыш, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләүче җитәкчеләр бик аз, ди укытучылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Галәлтдинова: "Габдрәүф Габдулхакович җомга көнне үзен начар хис иткән. Хастаханәгә алып киткәннәр. Инсульт кичереп, комага киткән. Бүген 8:30да гомере өзелде. Һаман ышанып бетә алмыйбыз. Мәктәп өчен янып-көеп йөрде. Һәр укытучының тормышы белән кызыксына иде. Ярдәм кирәкмиме дип сорый иде. Миңа шәхси тормышым белән кызыксынып күпме дөрес киңәшләрен бирде. Әти урынына ихластан кайгыра иде. Гаиләдә яраткан әти, ир булды. Шулхәтле гадел, дөрес җитәкче иде. Бер сүз белән әйткәндә, чын ир кеше!"

3 ел дәвамында Габдрәүф Габдулхакович мәктәпне төзекләндерү өчен тырышып йөрде. Быел, ниһаять, теләгенә иреште. Мәктәпне капиталь ремонтладылар. Төзекләндерүгә керешкәнче ул үз шатлыгы белән уртаклашкан иде (моннан укы). Ремонт ахырына якынлашкач, без тагын мәктәпкә барып, аңардан интервью алдык. Анда ул мәктәпнең үзгәрүенә никадәр сөенүе, бер ялсыз эшләве турында сөйләде. Хәтта отпускка чыгарга да вакыт юк, диде ул. Кызганыч, яңа уку елын балалар белән бергә  каршы ала алмады. Аңа нибары 63 яшь иде...  Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Туганнары һәм якыннарының ачы кайгысын уртаклашабыз.

Габдрәүф Габдулхаковичның соңгы интервьюсы чәршәмбе көнне чыгачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

10

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп